Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Караборнашта яшәүче Гөлсем әби Ибәтуллина балалар игелеген күреп яши

Караборнашта яшәүче, сабырлыгы, гадилеге күзләренә язылган Гөлсем әби Ибәтуллина 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршы алды.

(8 апрель, “Апастово-информ“).


“Бик рәхәт яшим. Балаларым тәрбиясендә торам. Алып китеп тә кунак итәләр. Хасиятем зур. Күңелемдә изге дога йөртәм. Бар кешегә дә яхшы теләктә мин“, – ди Гөлсем әби.

Акъәби кечкенәдән күп балалы, дини гаиләдә туып-үскән. Сугыш елларында күп кенә авырлыклар күргән. Урта Азия якларында да яшәргә туры килгән. Туган авылына кире әйләнеп кайткач озак еллар исәп-хисап эшләрен башкарган.

Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызы Суфия әнисен тәрбияләргә Түбән Кама шәһәреннән күченеп кайткан. Уллары да гаиләләре белән гел янына килеп йөри.

Гөлсем әби Ибәтуллинага гомер бәйрәме белән котлап, Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров акъәбигә изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X