Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карантин һәм үзизоляция: нәрсә белән аерыла?

Бүгенге хәбәрләрнең һәрберсендә диярлек карантин һәм үзизоляция сүзләрен ишетәбез. Әлеге төшенчәләр нәрсәсе белән аерыла соң, дип сораучылар да бар.

Бу уңайдан Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау буенча комитет әгъзасы, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич мондый аңлатма бирә: “Үзизоляция – ул кешеләрнең йорт шартларында булуы һәм бер-берсе белән аралашмавы. Карантинда исә каты таләпләр куела һәм ул чир йоктырган яки йоктыруы шикле булган кешеләргә кагыла. Русиядә карантин баш санитар табибның 2020 елның 18 мартыннан хаты нигезендә кертелде һәм чит илдән кайтучыларның барсына да кагыла”.     Бүген илнең күп төбәкләрендә үзизоляция режимы эшли. Ягъни кешеләр, мөһим сәбәп кенә булмаса, өйләреннән чыкмыйлар, калганнар белән якыннан аралашмаска тырышалар. Бу чаралар коронавирус инфекциясе таралуны мөмкин кадәр киметү өчен эшләнә. Карантин исә – табиблар язган изоляция режимы. Аны чит илдән кайтучылар, чир билгеләре булганнар һәм коронавируслы кеше белән аралашканнар сакларга тиеш, дип аңлата Борис Менделевич.   “Әлбәттә, халыкның барысы өйдә утыра алмый, кемнәрдер эшкә йөрергә тиеш, – ди ул. – Бу очракта кешеләр маска һәм перчатка кияргә, дистанция сакларга һәм гигиена кагыйдәләрен үтәргә тиеш”.   Әле, чирләүчеләр күп булмаганда, үзизоляция кулланыла, ди парламентарий. “Һәркем аңларга тиеш: таләпләрне үтәмәүчеләр инфекция чыганагы булырга мөмкин, алар үзләренә генә түгел, әйләнә-тирәсендәге кешеләр өчен дә куркыныч тудыра, – ди табиб. – Ләкин шуны онытырга ярамый: хәвеф бусагасын үтеп китсәк, илдә карантин чаралары кертелүе дә ихтимал”.

Автор : Язгөл Сафина

Чыганак: bashkortostan.er.ru

Фото: https://pixabay.com/

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28745

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев