Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карантинда апаслылар нәрсә эшли?

«Таңлы вирус” таралмасын өчен игълан ителгән карантинда авылдашларым белән виртуаль элемтәгә керергә булдым. Алар ниләр белән шөгыльләнә икән?

(Алинә Галимҗанова, “Апастово-информ”).


“Авыл кешесенә карантин вакытында да эш табыла”,- диде Иске Йомралы авылында яшәүче Алсу апа Гарифуллина.
Ул төрле үсентеләр утырта, теплицасында эшли. Крантин-карантин инде ул, ә язгы эшләр расписание буенча! Азык-телек запасларына килгәндә, Алсу апа кайсыберләрен алдан булдырган, ә кайбер әйберләрне сирәк кенә булса да, авыл кибетенә барып ала.
Шулай ук Роза апа Саттарова да бар вакытын яшелчә, чәчәк үсентеләре үрчетүгә багышлый. Телевизордан театрлар, кызыклы тапшырулар карарга, гәҗитләр укырга да вакыты җитәрлек. Ә азык-телекләрне алдан алып куймаган ул.
“Яшелчәләр үзебезнең дә җитәрлек, кирәк-яраклар килеп чыкса, авыл кибетенә генә барып киләбез. Күп нәрсә үзгәрмәде, кагыйдәләргә буйсынып, үз тормышыбыз белән яшибез”, - диде Роза апа.
Димәк, кешеләр ике төркемгә бүленә: гадәти тормыш алып баручылар һәм үзләрен, әзме-күпме, чикләүчеләр. Тагын бер төркем бар! Аларны “геройлар” төркеме дип йөртәм мин! Барлык кешеләргә карантин куркынычсыз, кызыклы һәм җитеш үтсен өчен эшләүчеләр, дөресрәге, табиблар, кибетләр, даруханә сатучылары, МЧС хезмәткәрләре, хокук сакчылары һәм тагын бик күп үзләрен жәлләмичә эшкә чыгучы кешеләр ул. Алар безнең иминлек өчен эшли, ә без алар иминлеге өчен өйдә калыйк, дуслар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев