Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун авыл җирлегенә киләсе елда махсус җиһазланган юл чистарту тракторы кайтачак

Каратун авыл җирлегендә бүген үткән авыл җыенында район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров катнашты.

Бу авыл җирлеге Татарстанкүләм конкурста җиңеп, 1 миллион сумлык Грант откан иде, шул акчага хәзер Каратун Мәдәният үзәгендә колачлы капиталь ремонт бару сәбәпле, җыен бу бинаның фойесында уздырылды. Каратун авыл җирлеге башлыгы үз халкы алдында еллык башкарылган эшкә хисап тотты. Референдумга әзерлек, үзара салым акчаларына нинди эшләр башкарылачагы турында аңлату эшләре үткәрелде. Урам исемнәрен яңарту, урам юлларын төзекләндерүне дәвам итү, тиешенчә яктырту, тыкрыкларны да кышын кардан чистарту кебек сорауларга җаваплар бирелде. Киләсе елның беренче декадасында авыл җирлеге карамагына махсус трактор кайтачагы турындагы хәбәрне каратунлылар шатланып кабул итте. 
-Урамнарыбыз ел буе чиста, якты һәм куркынычсыз, эчәр суларыбыз тәмле булсын, үзебез тапшырган акча үзебезгә яхшылык булып кире әйләнеп кайтсын,-диделәр алар бертавыштан. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев