Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун мәдәният йортында “Бәрәңге бәйрәме“ узды

Каратун мәдәният хезмәткәрләре үзенчәлекле бәйрәм оештырды.

(24 сентябрь, “Апастово-информ“).


Бәрәңге – элек-электән икенче икмәк саналган. Ул һәрчак табын түрендә. Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре бәрәңгене сәхнә түренә дә “менгезде“. Бу көнне бәрәңгедән күргәзмә оештырылды, күп төрле ризыклар пешерелде. Шулай ук бәрәңгенең тарихы, үзенчәлекләре, кеше организмына йогынтысы турында мәгълүматлар яңгырады. Бу хакта Каратун мәдәният йорты мөдире Гөлназ Насыйхова хәбәр итте.
“Өммегөлсем“ ансамбленә йөрүчеләр, Каратун мәктәбе укучылары бәйрәмне тагын да тулыландырды. Сәхнәдән җыр-моңнар яңгырады, төрле уеннар да бәрәңгегә кагылышлы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев