Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун станциясендә яшәүче Лилия Исмәгыйлева: “Осталык айлар, еллар аша килә“ 

Каратун станциясендә яшәүче Лилия Исмәгыйлева – аш-су остасы. Әлеге һөнәрне көннән-көн күбрәк үзләштерә, аңа тартыла, яңа рецептлар булдыра, аларны үзенә яраклаштырып үзгәртә ул. 

– Иң беренче 6 класста укыганда хезмәт дәресендә пешереп карадык. Аннан өйгә кайтып үзем генә аш әзерләгәнем истә. Соңрак боткалар, салатлар ясый башладым. Дәү әнием бик оста пешерә иде. Камыр ризыкларын аңардан карап торып өйрәндем, – ди ул үзе. 
Хәзерге вакытта Лилия үзмәшгуль булып хезмәт итә. Эше бетмичә йокы турында уйламый ул. Үзе әйткәнчә, күбрәк камыр ризыкларына өстенлек бирә 
– Рецептларны каенанам Зөһрә Исмәгыйлева бирә. Ул үзе дә белгечлеге буенча пешекче-кондитер. Иң отышлы, иң файдалы киңәшләрне дә аңардан алам. Баштарак ваграк әйберләр – өчпочмак, өлеш, вак бәлеш пешерә идем. Хәзер пирогларны күбрәк ясый башладым. Кара җимеш, сары җимеш, лимон кыстырып ясаганны, эремчеклене бигрәк тә яратып сорыйлар, – ди Лилия. 
Һәр пешекченең үз алымнары, үзе генә белгән серләре бар. Лилия ризыкны тәмле, сыйфатлы, кызыктыргыч булып килеп чыгуының серен кулдан күрә. Шулай да рецепттагы һәр әйберне үлчәп, тиешенчә салырга киңәш итә. Онның сыйфаты да зур әһәмияткә ия булуын белдерә. 
– Табын бизәгәндә зәвык кирәк булган кебек, камыр ризыгын ясаганда да аның ничек бизәләчәген, ничек килеп чыгачагын алдан күңел күзең белән күрергә кирәк. Ә инде осталык айлар, еллар аша килә, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев