Каратунда кышкы Сабантуй - хоккей фестивале узачак
"Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам" дип исемләнгән Бөтенроссия спорт фестивале 23 гыйнвар көнне, 10.00 сәгатьтә Каратун мәктәбе янәшәсендә үтәчәк.
(22 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Чара бәйрәм рухында узачак. Балалар һәм аларның ата-аналары командаларга берләшеп, хоккей ярышларында көч сынашачак. Боз мәйданы янәшәсендә күңел ачу программасы, бәйге-викториналар, лотерея уеннары да оештырылчак.
“Лотерея уеннарында катнашучыларга һәм хоккей ярышларында җиңүчеләрне шәп бүләкләр дә әзерләнде. Барлык апаслыларны да гаиләләре белән кышкы бәйрәмгә көтеп калабыз”, - ди оештыручылар. (0+).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев