Каратунда Сабан туена бүләк җыярга бизәүле машиналар чыкты
Көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабан туена озак калмады. Җирлекләрдә Сабан туена әзерлек эшләре дәвам итә.
(10 июнь, “Апастово-информ“).
Каратун җирлегендә дә мәдәният хезмәткәрләре балалар, яшьләр белән берлектә йорттан-йортка кереп Сабан туена бүләк җыйды. Һәр йортта әзерләп куйган бүләкләрен изге теләкләр аша тапшырдылар. Биеп-җырлап, күңел ачып озатып калдылар алар бүләк җыючыларны.
Яшьләр белән бергә, урам буйлап бизәлгән машиналар да узды. Капка төпләрендә гармун моңнары яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев