Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратунда узган “Әтине, әнине һәм хоккейны яратам” спорт фестивале райондашларга бәйрәм кәефе өләште

Фестиваль “Мәрхәмәтле Боз” проекты кысаларында Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясе тарафыннан оештырылды.

 (23 гыйнвар, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Нәкъ Сабан туендагы кебек гөрләде Каратун. Бәйрәмгә төрле авыллардан бик күп райондашлар җыелды, Казан шәһәреннән дә бихисап кунаклар кайтты. Биредә Татарстанның Хоккей Федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев һәм легендар хоккейчылар Геннадий Маслов һәм Александр Дюмин да катнашты. 
Фестиваль кунакларын район башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләде.
“Спорт белән һәрвакыт дус булып, шөгыльләнеп яшәргә кирәк. Районыбызда моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Апасыбызда бассейн, Боз сарае, спорт залы эшли. Узган елда район буенча 5 спорт мәйданчыгы төзелде. Бу эш безнең алга таба да дәвам итәчәк. Барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф телим”, - диде ул.
Район башлыгы фестивальне оештыручыларга да олы хөрмәтен белдереп, Татарстанның Хоккей Федерациясенең башкарма директоры Кирилл Голубевка һәм легендар хоккейчы Геннадий Масловка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Хоккей Федерациясенең башкарма директоры Кирилл Голубев апаслыларның хоккей белән күпләп шөгыльләнүен билгеләп узды.
“Апас районында хоккей спортын үстерүгә зур игътибар бирелә. Гомумән,  биредә теләсә нинди спорт төре белән рәхәтләнеп шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып барып була”, - диде ул. Кирилл Голубев фестивальне уздыруда теләктәшлек күрсәткән район башлыгы Равил Хисаметдиновка рәхмәт сүзләрен ирештереп, Хоккей Федерациясенең Рәхмәт хатын тапшырды. 
Ярышлар стартына барлыгы 48 команда һәм 144 катнашучы чыкты. Өч кешелек кызлар, егетләр, балалар һәм әти-әниләрдән торган командалар бер-берсе белән көч сынашты. Тимераякта шуа белмәүчеләр исә итекле хоккей уйнады. Беркем дә медальсез калмады. Һәрбер катнашучы медальләргә, ә җиңүчеләр махсум Кубокларга да ия булдылар. 
Бәйрәмгә килүче һәркем шатлыклы мизгелләр кичерде. Уен мәйданчыкларында балаларның шат авазлары яңгырап торды. Бар җиһанга моң агылды. Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Рябинушка” һәм “Шурампуч”, “Өммегөлсем” ансамбльләре үзләренең дәртле җырларын бүләк итте. Кыр кухнясында ботка пеште.
Хоккей Федерация тарафыннан бушлай тәкъдим ителгән лотерея билетлары кайбер райондашларга көтелмәгән сөенеч алып килде. Барлыгы 40 райондашыбыз бәхетле отыш ияләре булдылар. Барыннан да бигрәк бәхет Каратунда яшәүче, аграр көллият студенты Алмаз Зиннәтуллинга елмайды. Ул иң зур отышка – смарт-телевизорга ия булды.
“Әтине, әнине һәм хоккейны яратам” фестивале район тарихына мөһим вакыйга буларак кереп калды, райондашлар күңелендә исә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев