Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратунның “Гөлчәчәк“ бакчасында тәҗрибәле тәрбиячеләр хезмәт итә

“Гөлчәчәк“нең исеме җисеменә туры килеп тора. Ул тыштан ук чәчкә-гөлләргә күмелгән.

(24 сентябрь, “Апастово-информ“).


Уен мәйданчыклары да матур итеп бизәлгән. Бина эчендә төрле күргәзмәләр эшли. Ишектән керүгә көзге муллыклардан фотозона ясалган. Көз байлыгын чагылдырган күргәзмәләрдәге кул эшләрен балалар әти-әниләре белән эшләгән.

Миләүшә Мөхәммәтҗанова һәм Әминә Мингалимова уртанчылар төркемендә 18 бала тәрбияли. Алар да бар күңелләрен биреп хезмәт итәләр, балаларны яраталар.
Миләүшә Мөхәммәтҗанова 25 ел балалар янәшәсендә. “Гөлчәчәк“ балалар бакчасында 8 ел эшли. Шигъри җанлы хезмәткәр ул. Әминә Мингалимова нәниләр янына 5 ел элек килгән. Ярдәмләшеп, аңлашып, бер-берсен тулыландырып хезмәт итәләр, балаларга тәрбия һәм белем орлыклары өләшәләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев