Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Картлар йортларында тәрбияләнүче якташлар күчтәнәчләр алды

Өлкәннәр декадасы кысаларында гомер көзләрен картлар йортларында үткәрүче өлкәнәргә туган якның җылы сәламнәре белән бергә район башлыгы Айрат Җиһаншинның бәйрәм күчтәнәчләре һәм ихлас тәбрикләү сүзләре ирештерелде.

  Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендәге делегация Тәтеш һәм Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында тәрбияләнүче өлкәннәр белән очраштылар. Биредә тәрбияләнүче райондашларның хәлләрен сорашып, яшәү шартлары белән кызыксындылар.

  Кайбыч картлар йортында гомер итүче Мансур ага Гыйбадуллин да рәхмәтләрен әйтеп калды.

  “Көннәрем кадер-хөрмәттә уза. Бик карыйлар. Дусларым да күп. Аралашабыз, дөнья хәлләрен сөйләшәбез. Мунча керәбез”, - дип сөйләде Мансур ага.

  Билгеле, биредә гомер кичерүче өлкәннәрнең күңелләре тулган чаклары еш булса да, алар ялгыз түгел. Яннарында хәлләрен сорашучы, тәрбия кылучы кешеләр булу күңелләренә җылылык бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев