Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Картлар йортында яшәүче өлкәннәргә туган як күчтәнәчләре тапшырылды

Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында 19 райондашыбыз яши.

(8 октябрь, “Апастово-информ”).


  Бу юлы да Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, картлар йортларында булып, күчтәнәчләр илтеп, туган якның җылы сәламен, җитәкчелекнең изге теләкләрен ирештереп кайттылар.


Буа картлар йортында 15 райондашыбыз тәрбияләнә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина һәркемнең аерым-аерым хәлен сорашып, район башлыгының тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар. Күчтәнәчләр эшмәкәр Лилия Зәйнуллина иганәчелегендә булдырылды.

Картлар йортында эшләүче хезмәткәрләр апаслыларның үз өлкәннәренә игътибарлы, шәфкатьле булуларын билгеләп уздылар.

–Сез өлкәннәрне беркайчан онытмыйсыз. Изгелек эшләү эчкерсез, киң холыклы кешелләргә генә хас сыйфат. Апас кешеләре ачык йөзле булулары белән аерылып тора, – диде картлар йорты җитәкчесе Рәзинә Хисаметдинова.

Күчтәнәчләрне алган өлкәннәр җыерчыклы битләре буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртә-сөртә рәхмәтләрен әйтеп озатып калды.

Районның мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр өчен концерт программасы әзерләп килгән иде. Аларның җырларын, нәфис сүзләрен апа-абыйлар күз яшьләре аша тыңлады, тагын да чакырып, яңа очрашулар теләп калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев