Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каз-үрдәкләрне авырулардан саклау таләп ителә

Районның баш ветеринария табибы Алмаз Гыйбадуллин ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Фәргать Сафин белән берлектә халык арасында кош гриппын булдырмау максатында аңлату эшләре алып бардылар.

(15 октябрь, “Апастово-информ”). 
 
-Кош-кортларны ябу, сулыкларга чыгармау, өлгергән каз-үрдәкләрне тиз арада суярга киңәш ителде. Хуҗалыкларда үстерелгән кош-кортны югалтуларсыз саклап калу өчен эшләнә. Күп көч куеп үстергән каз, үрдәк кебек кошларыбыз үзебезгә насыйп булсын, - ди Алмаз Гыйбадуллин. 
 
Татарстанда кош гриппы буенча хәл тотрыклы булса да, башка төбәкләрдә куркыныч бар. Башкортстан республикасының Туймазы районында да кош гриппы теркәлгән. Борчылуыбыз урынлы дип белдерде баш ветеринария табибы. 
 
Һәр ел саен яз һәм көз айларында йогышлы авырулар киң тарала. Бу күчмә кошларның, кыргый җәнлекләрнең күчүе белән бәйле. Авырулар бик тиз тарала. Шуңа да, саклану бик мөһим. Җирлекләрдә очрашулар дәвам итә.

 
    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев