Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда клиентын агулап үтергән таксистны 17 елга колониягә хөкем иттеләр

Татарстанның Югары суды пассажирларны «шифалы су» эчертеп агулаган 56 яшьлек такси йөртүчене 17 елга махсус режимлы колониягә хөкем итте. Шулай ук Игорь Зубрилин мораль зыянны компенсацияләү өчен 3 млн сум түләргә тиеш булачак.

  2022 елның декабреннән 2023 елның гыйнварына кадәр Зубрилин төгәл алгоритм буенча эш иткән – ул клиентларга һөҗүм схемасын җентекләп уйлаган. Пассажирларга көчле дарулар салынган шифалы су эчерткән.

"Зыян күрүчеләр аңнарын югалтканнан соң, ул җинаятьләр кылган", – дип ассызыкладылар Татарстан прокуратурасы вәкилләре телеграм-каналда.

Таксист пассажирларын йоклатып, аларның кыйммәтле әйберләрен урлаган. Аның гамәлләреннән зыян күргән бер пассажирның гомере өзелгән, берничәсе зыян күргән.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/kazanda-klientyn-agulap-utergan-taksistny-17-elga-koloniyaga-xokem-ittelar-5871813

Фото:ТР Прокуратурасы телеграм-каналы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев