Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда трамвайдан трамвайга бушлай күчеп утыру өчен яңа тариф кертелә

Казанда трамвай пассажирларына бер маршруттан икенчесенә бушлай күчеп утыру өчен «Трамвай 60 минут» дигән яңа тариф кертелә.

Бу турыда эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

«Пассажир транспорт картасы буенча яңа тариф белән сәгать дәвамында бер юнәлештә трамвайдан теләсә нинди маршруттагы трамвайга чикләнмәгән санда күчеп утыра ала», –  диде ул.

Бу очракта юл бәясе 31 сум булачак. Яңа тариф 2 июльдән гамәлгә куела.

«Яңа тарифны куллану өчен транспорт картасы алырга һәм яңа тарифны сайларга яки яңа тариф кертелгән элеккесен кулланырга кирәк. Уңайлы санда сәфәр өчен акча салу мөмкинлеге каралган. Бу тариф буенча карталарга бүгеннән башлап акча салырга була.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-tramvaidan-tramvaiga-buslai-kucep-utyru-buenca-yana-tarif-kertela-5856571

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев