Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казандагы “Апас“ якташлар җәмгыятенә яңа җитәкче сайланды

“Апас“ якташлар җәмгыятенә бертавыштан район үсешенә зур өлеш керткән Шәмәк авылы егете, “Уютный дом“ идарәче компаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев сайланды.

(22 октябрь, “Апастово-информ“). 


Әлеге чарада һәм очрашуда район башлыгы Равил Хисаметдинов та катнашты. 
 
Казандагы “Апас“ якташлар җәмгыяте 1993 елда оеша. Аның беренче Президенты булып, тумышы белән Коштавылыннан булган, мех эшләнмәләре фабрикасы директоры Шәүкәт Кәлимуллин сайлана. 
 
1995 елда әлеге вазифа Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Мансур Мифтаховка йөкләнә. 
 
1997-2010 елларда Кызыл Тау авылында туып-үскән, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Хәлим Гайнуллин җитәкчелек итә. 
 
2006 елда җәмәгать оешмасы дәүләт теркәве үтә. 
 
2011-2020 елларда якташлык җәмгыятенең президенты Азат Хәнифәтуллин булды. 
 
Җәмгыять төрле өлкә кешеләрен – туган ягыбызның горурлыгы булган райондашларыбызны берләштергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев