Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Казанские ведомости” Covid-19 шартларында тиражын үстерде

“Чаян”, “Казан утлары”, “Безнең мирас”, “Казань”, “Татарстан” һәм “Татмедиа” холдингының 14 газетасында подписка тиражы артты.

(7 июль, “Апастово-информ”).


АО “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте коронавирус чорында тиражларның кискен кимүен булдырмады. Газета һәм журналларның 2020нче елның икенче яртыеллыгына гомуми тиражы 225,7 мең данә булды. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 94,2 процент тәшкил итә.
Бүгенге көнне матбугатка онлайн язылып була. Метродагы махсус аппаратларда, киоскларда, “Татмедиа” газета-журналларын сатып алырга мөмкин. Бөтенроссия күләмендәге газетага язылу декадаларында “Татмедиа” үзенең матбугат чараларының каталог бәясенә 5-10 процент ташлама ясады. Газета һәм журналлар почта хезмәтләренә 25 процент ташлама алдылар.
Подписка вакытында үткәрелгән конкурс чараларының чыгымнарын “Татмедиа” үзе күтәрде. Татарстан Дәүләт Советында “Язылу бүләк ит” акциясе оештырылды.
Вирус шартларында да, “Нижнекамская правда” тиражын 28,5 процентка, “Туган як” газетасы 18,8 процентка, “Теләче” газетасы 7,6 процентка арттыра алдылар. Ә “Казанские ведомости” газетасы тиражын 1,9 процентка, “Казан утлары” журналы 2,4 процентка арттырды.
2019нчы елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда, “Чаян” журналы тиражын 8,7 процентка, “Казань” 2,7 процентка, “Безнең мирас” 2,7 процентка арттыра алды. “Татарстан” журналы элеккеге дәрәҗәдә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев