Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәбисә елы куркынычмы?

Кәбисә елына аяк бастык, җәмәгать! Дүрт елга бер генә килә торган 366 тәүлекле ел күпләрдә шик-шөбһәләр тудыра, имеш-мимешләргә сәбәп була. 29 февральдә туганнар туган көнен ничек бәйрәм итә икән дигән сорау да еш туадыр.

 

Профессиональ астролог Светлана Шульгина фикеренчә, бу бары тик «ырым-шырым» гына.

– Кәбисә елының бәхетсез икәненә ышанмыйм. Астрология күзлегеннән караганда, һәр ел аерылып тора, үзенчәлекле. Узган елгы әйбер быел кабатланмый һәм елда 365 яисә 366 көн булу бөтенләй дә роль уйнамый. Профессиональ астрология проблемага тирәнрәк карый һәм кәбисә елы яисә гадәти ел дип бүлми. Дөрес, быел авырлыклар булачак. Сатурн белән Плутонның гадәти булмаган транзитлары,  икътисади кыенлыклар көтелә. Бу кыенлыклар безнең ил өчен генә түгел, ә бөтен дөньяга кагылачак. Әмма мондый кыенлыклар алдагы елларда да була иде бит һәм 2020 елның бер көнгә артык булуына бөтенләй дә бәйле түгел, – ди Светлана Шульгина.

«Үз-үзеңне ышандыру гына»

Психолог Энҗе Әхмәтҗанова да кәбисә елындагы юрауларга ышанмаска өнди.

– Психология моңа бары кешенең ырымнарга ышануы итеп кенә карый. Кешелек борынгыдан табигать көчләренә «буйсынып» яшәгән. Күп очракта ул үзе белән булган хәлләрне Ходайга, йолдызларга кайтарып калдыра. Кешеләрнең бер өлеше хәзер дә шундый фикердә. Бу бигрәк тә хисчән, чит йогынтыга бирелә торган кешеләргә кагыла.  Мондый кабул итү күбрәк балаларга хас. Алар бит Кыш бабайга ышана! Әмма кеше үскән саен, зирәклек өстенрәк чыга. Ырымнарга ышану балачактан да килергә мөмкин. Бигрәк тә баланы бик авторитетлы әти-әниләр тәрбияләп, аңа бары тәртипле булырга кирәклекне генә сеңдерсәләр, баланың мөстәкыйль тәнкыйди фикер йөртүгә мөмкинлеге калмый. «Миннән күп нәрсә тормый, мин бер нәрсә дә эшли алмыйм», «Мин гаепле түгел, кара мәче гаепле», диючеләр шундыйлардан. Кәбисә елы – башка еллар кебек үк, гап-гади ел, – ди психолог.

Дини караш

«Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да кәбисә елына ышанмаска өнди.

– Яңа елга аяк бастык. Кәбисә елында никах укытырга, туйлар уздырырга ярыймы кебек бик күп сораулар килә. Без бит мөселманнар һәм әгәр дә үзебезнең ел хисабын карасак, ул башкача, ай буенча бара. Мөселманча кәбисә елы да, башка еллар да юк. Шуңа да Ураза бәйрәме дә, Корбан бәйрәме дә күчеп йөри. Һәр нәрсә – бәхет тә, бәрәкәт тә Раб­быбыз Аллаһыдан килә. Әгәр дә кемдер гаилә кормаган икән, гаилә корырга тырышыгыз, – ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Һәр бала үз ризыгы белән туа

Кәбисә елында, төгәлрәге, 29 февральдә туган танылган кешеләр дә шактый. Мисал өчен, Рим Папасы Павел III, боксчы Вадим Токарев, Татарстан урман хуҗалыгының элеккеге министры Алмас Нәзиров һәм башкалар.

2016 елда да Татарстан башкаласында 50 бала туган, аларның 31е ир бала булса, 19ы – кызлар.

Ә сезнең арада 29 февральдә туучылар бармы? Булса, безгә дә языгыз әле.

Лилия Локманова

Чыганак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/kbis-ely-kurkynychmy

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев