Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көчле рухлылар спорта да көчле

“Апас“ спорт комплексы һәм “Дельфин“ бассейнында мөмкинлекләре чикле апаслылар гадәттегечә үз араларыннан иң көчле, җитез һәм төз спорт сөючеләрне ачыкладылар.

Алар өчен очрашу, спорт бәйрәмен оештыручылар бүләкләр дә әзерләгәннәр иде. Ел буе көтеп алган спорт чарасына килүчеләр чәй табыны белән каршы алдылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, спорт һәм яшьләр эше комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, ДЮСШ директоры Ринат Шәяхмәтов һәм башка рәсми затлар бәйрәмдә катнашучыларның хәлләрен белделәр һәм җиңүләр теләделәр.

Спорт ярышларында һәркемгә суда йөзү, спорт тренажерлары, дартс уены һәм шашка-шахматта үз көчләрен сынап карау мөмкин иде.

Җиңүчеләр турында-“Йолдыз- битләреннән укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев