Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Болгаер китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировны искә алдылар

Язучының тууына 120 ел тулу уңаеннан китап укучылар катнашында әдәби кичә узды.

(19 гыйнвар, “Апастово-информ).


Татарстанның халык язучысы, СССР дәүләт премиясе һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның тууына гыйнвар аенда 120 яшь уңаеннан "Туган ягым- яшел бишек" әсәре буенча китап укучылар конференциясендә иң актив китап укучылар катнашты. Бу хакта Кече Болгаер китапханәчесе Гөлүсә Гайфуллина хәбәр итте.
“"Табигать җырчысы" булган яраткан язучыбызның бай әдәбияты соклану хисе уятып, китап укучыларда туган якны яратып, авыл җирендә яшәүчеләрнең күңелен тагын да канатландырып җибәрде.
Әдәби кичәдә язучының әлеге әсәрендә тел, милли мирас, гореф- гадәтләр, туган якның гүзәл табигатенә соклану хисләрен ачып биргән өлешләренә тукталдык. Китап укучыларның әсәрдәге вакыйгаларны үзләренең күңел дәфтәрендәге хәтирәләре белән бәйләп ачып бирүләре кичәне тагын да тулыландырды. Һәрбер китап укучының күңелендә әсәргә туры килә торган истәлекләр күп иде”, - дип яза китапханәче. Соңыннан язучының китапларына күзәтү дә ясалган. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан әлеге әсәрнең белорус һәм венгр телләренә дә тәрҗемә ителүен искәртеп үтелгән.
Әдәби кичә түгәрәк өстәл артында махсус пешерелгән торттан авыз итеп, чәй эчү белән төгәлләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев