Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Болгаерда балалар Сабан туе: олысы-кечесе мәйдан түрендә

Кече Болгаер авылында Нияз Гайфуллин иганәчелегендә балалар өчен Сабан туе узды.

(19 июнь, "Апастово-информ").

Карлыганлык чишмәсе тирә-юне балаларның шат авазларына күмелде. Биредә сабыйлар өчен чын бәйрәм оештырылды. Батутлар эшләде, биткә рәсем ясату мөмкинлеге бар иде. Шулай ук төрле халык уеннары оештырылды. Шунда ук коймак, пылау пеште, сәүдә нокталары эшләде. Сабан туен тамаша кыларга, нәниләренә онытылмас мизгелләр бүләк итәргә әти-әниләре, дәү әниләре дә килгән иде. 
Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина, идарәче, бәйрәмнең иганәчесе Нияз Гайфуллин катнашты. Әлеге бәйрәм авылны саклап калу, балалар санын арттыру максатыннан, гаиләләргә хөрмәт йөзеннән оештырылуы билгеләп үтелде.

Махсус кунаклар Азат һәм Алинә Кәримовлар бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Алар җырлады да, җырлатты да, уйнатты да, тапкырлыкта да сынады.
Балалар бүләкләргә күмелде. Беркем дә буш кул белән кайтмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев