Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Болгаерда Муса Җәлилгә багышланган кичәләр узды

Бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел булды.

Батыр шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен, җырларын үсеп килүче буынга җиткерү максатыннан, Кече Болгаер авыл китапханәсе “Карлыгач“ балалар бакчасында тәрбиячеләр белән берлектә ,,Муса Җәлил батырлыгы" дигән әдәби кичә үткәрде. Кичәдә балалар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар. Җырларын җырладылар. Китап күргәзмәсендәге китаплары белән танышып үттеләр. Аннан көннең икенче яртысында укучылар һәм өлкәннәр өчен ,,Җыры белән җиңде дошманны" дип исемләнгән әдәби кичәгә үз укучыларын җыйды. Мәдәният хезмәткәрләре шагыйрьнең ,,Ана бәйрәме" поэмасын, “Ромашкалар“ шигырен укучылар белән берлектә сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шагыйрьнең иҗаты тулысы белән яшь буын күңеленә җиткерелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев