Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Болгаерда әниләр хөрмәтләнде

Кече Болгаер авыл китапханэсендә әниләр көне уңаеннан ,,Җәннәт -аналарның аяк астында"исемле әдәби кичә үтте.

(27 ноябрь, "Апастово-информ").


Кичәдә әниләргә багышланган бик күп матур сүзләр әйтелде. Илсөр Ихсанованың ,,Балан чәчәге", Ирек Диндаровның ,,Соңгы амәнәт" китапларыннан матур өзекләр укылды.Шулай ук әниләр,,Әдәби бәйге"сорауларына да бик төгәл җавап бирделәр.

Әниләр өчен махсус әзерләнгән баларыннан аудио, ,видео котлауларны да бик яратып кабул иттеләр.Томышчан сорауларга да тулы итеп җавап кайтарды әниләребез.Төрле язучыларның берсеннән-берсе матур шигырьләре белән бергә әниләр матур җырлар белән кичәбезне тагында ямьләделәр.

Төгәллекне шул ук вакытта гаилә сорауларын башкарганда да җитезлекләрен курсәтте алар.Әиләргә булган кадер хөрмәт,балалар тәрбияләүгә куйган көчләрен кичәгә килгән әниләр зур соклану хисе белән ачып бирделәр.Барлык җирдә яшәгән , бакыйлыкка кучкән әниләр өчен әлеге кичә зур хөрмәт, дога булып барып ирешсен дигән теләктә калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев