Кече Болгаерда җомга өмәләре узды
Кече Болгаер авылының медәният, медицина өлкәсендә эшләүчеләр һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре тирә-юньнәрен җыештырып, пөхтәләп куйды.
(9 апрель, "Апастово-информ").
"Әлеге өмә чисталык икеайлыгы кысаларында үтте. Калган карларны таратып, кыштан соң баш калкыткан чүпләрне җыештырып куйдык. Көне дә матур иде", - диләр болгаерлылар.
#экоЯз акциясендә дә теләп катнаша алар. Бу көннәрдә иске батареялар һәм макулатура җыю эше дә бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев