Кече Күккүз авылы янында транспорт һәлакәте теркәлгән
Кече Күккүз авылы янында “Митсубиси лансер” машинасы шоферы идарәне югалтып юл читенә төшеп капланган.
Һәлакәт төнге сәгать икедә булган. Юлчыларның Казаннан Ульян ягына барулары була. Кешеләргә зыян килми. Һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эше бара. Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев