Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча региональ милли проектлары 100 процентка үтәлгән

“Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшмәкәрлек инициативасын тормышка ашыру” милли проекты кысаларында, икътисад министрлыгы күз уңында тоткан 4 региональ проект тулы күләмдә үтәлгән.

(29 сентябрь, “Апастово-информ”).


Кече һәм урта эшмәкәрләргә финанс ресурсларына, шул исәптән, ташламалы финанслауга юл ачу, эшмәкәрлекне популярлаштыру, бизнес алып баруга шартлар яхшырту, кече һәм урта эшмәкәрлекне тормышчан итү чараларына федераль бюджеттан 415 млн. сум һәм региональ бюджеттан 97 млн. сум акча бирелгән. Әлеге акчалар милек, финанс, консультация хезмәтләре күрсәтүгә, эшмәкәрләрнең белемнәрен күтәрүгә, үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтүгә тотылган.
Тулаем алганда, республикада эшмәкәрләргә 739 млн. сумлык 461 микрозайм бирелгән. Татарстан Гарантия фонды 240 эшмәкәргә 1,2 млрд. сумга поручительлек күрсәткән. Бу кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына 5,4 млрд. сум кредит алырга ярдәм иткән. Кредитларның процент ставкасын субсидияләүгә 43,5 млн. сум һәм азык-төлек илтүгә күрсәткән хезмәтләрне каплау өчен 28 млн. сум күләмендә акча бүленгән.
28нче сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, “Минем бизнес” Үзәге кече һәм урта эшмәкәрләргә, үзмәшгуль гражданнарга 14 меңнән артык хезмәт күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев