Кеше гомере белән уйнаучы 8 елга хөкем ителгән
Район судыннан хәбәр итүләренчә, салмыш ир-ат эш урынында “кызып китә“.
Ул ызгыш вакытында янындагы ир-атка пычак белән ташлана. Ә пычак ярасы аның янәшәсендәге ир-атның яшәү өчен бик тә әһәмиятле органына эләгә. Тикшерү барышында әлеге гамәлнең көнчелек нәтиҗәсендә кылынуы ачыклана. Суд тарафыннан гаепле ир-атка гадел җәза бирелә. Ул каты режимле төзәлү колониясендә 8 ел вакытын уздырачак.
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев