Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“КФХ базасында эшләп килүче гаилә терлекчелек фермалары үсеше“ программасы буенча Грантлар тәкъдим итү өчен КФХ проектларының конкурс сайлауларына йомгак ясалды

Республикабызның Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министрлыгы “2017-2020нче елларда Республикабызда КФХ базасында гаилә терлекчелек фермалары үсеше“ программасы буенча Грантлар бирү өчен КФХ проектлары буенча конкурска йомгак ясалуы турында хәбәр итте.

Җиңүчеләр буенча Грантларның гомуми суммасы 350 млн. сум. Шуларның 203 млн. сумы федераль бюджеттан күчерелде.


Конкурста катнашырга хокук алган 50 хужалыкның 25е - 17 муниципаль районыннан Грант ияләре булдылар һәм алар якын арада, үзләренең хуҗалыклары үсеше буенча проектларны тормышка ашыру эшенә керешәчәкләр.


Республикада әлеге Грантлар исәбеннән 17 шәхси хуҗалыклардагы терлекчелек фермалары төзеләчәк яисә төзекләндереләчәк. Моңардан тыш, 1846 баш эре мөгезле терлек һәм 75 эш урыны булдырылган.
Җиңүчеләр исемлеге буенча төгәлрәк мәгълүматларны Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министрлыгы сайтыннан танышып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев