Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КФУ галимнәре бик нык һәм экологик чиста асфальт катламы эшләделәр

Мондый асфальтобетонны М12 юлын төзегәндә һәм авыл җирләрендә файдаланып була.

(22 октябрь, “Апастово-информ”).


Казан Федераль университеты галимнәре бик нык һәм экологик яктан чиста юл өслеге ясау тәртибен уйлап таптылар.
“Әлеге асфальтобетон нефть коксы һәм техник углерод катнашмасын яңа ысулда ныгыту материалы белән ясау нәтиҗәсендә булдырылды. Бу юл өслегенең файдалану вакытын озайтырга ярдәм итә”, - дип сөйли техник фәннәр докторы Алим Кемалов.
Гаять нык булган асфальтобетон экологик яктан да бик отышлы. Чөнки, төрле активлаштырылган порошоклар кулланылмый.
Яңа төрле ныгыту материалларын эзләү, асфальтобетон ясау технологиясен камилләштерү эшләре КФУда дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев