Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык газета сүзенә ышанычын югалтмаган

Апас районы “Йолдыз“ газетасының бүгенге көндә 2000нән артык әбунәчесе бар.

Республика күләмендә “Татмедиа“ газеталарына язылу унышлы булды “Татмедиа“ матбугатын татарстанлыларга 451 сәүдә ноктасында сатып алып була. “Татмедиа“ матбугаты Казан метро станцияләренең, почта бүлекчәләренең автоматларында, шулай ук, автолавкаларда тәкъдим ителә.
Уңайлы булсын өчен, мәгълүмат чаралары Казан метросының алты станциясендә урнашкан сату машиналарында, 130 почта бүлегендә, шулай ук, кибетләрдә, хастаханәләрдә, санаторийларда һәм кәрәзле машина кибетләрендә дә тәкъдим ителә.

“Төп социаль максат - газета-журналларны республикабыз халкы өчен мөмкин кадәр уңайлы итү. Без һәркемнең үзен кызыксындырган матбугат чараларын сатып алуларын телибез. Совет чорында Казанда газета киоскалары күп иде, ләкин, вакыт узу белән аларның саны кимеде. Шуңа күрә, безнең басмаларыбыз өчен махсус билгеләнгән урын табу турында карар кабул ителде. Бу татарстанлыларга махсус билгеләнгән урыннарда басмаларны тиз табарга мөмкинлек бирә“, - диде “Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Бүгенге көндә, “Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте медиаресурсларына 98 район, шәһәр һәм республика газеталары, 14 журнал, 17 телеканал, 10 радиоканалы, 80 Интернет сайтлары һәм “Татар-информ“ агентлыгы керә. Газеталар татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә басыла. 2020 елның икенче яртысында Газеталарның гомуми басмасы 225 мең данә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев