Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыкара инвалидлар көнендә “Уңайлы мохит” татар тесты үткәрелә

3нче декабрь - Халыкара инвалидлар көнендә “Уңайлы мохит” оештыруны тәэмин итү турында Бөтенроссия җәмәгать онлайн-акциясе үткәреләчәк.

(2 декабрь, “Апастово-информ”).


Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары һәм ихтыяҗлары турында халыкның хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм бу категориядәге кешеләргә матур мөгамәлә тәэмин итүгә багышланган бу тест.
Быел хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре һәм башкарма органнар вәкилләре өчен күмәк тест үткәрү белән бергә, укучылар өчен дә аерым тест оештыру каралган. Акция 3нче декабрьдә узачак. Укучылар өчен 8 сәгать 30 минутта, өлкәннәр өчен 10.00 сәгатьтә башлана.
Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк. Аннан соң шәхси кабинетка хәбәр килә. Шуннан соң 3нче декабрьдә тест үтеп булачак.
Проектны Бөтенроссия милли фронты гамәлгә куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев