Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатаны үзвакытында төзәтү - намус билгесе

Татарстан Президенты кызыклы тарихи гыйбарәне искә төшерде.

(14 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Бу көннәрдә күп кенә урыннарда халык белән очрашулар, аңлашулар бара. Халыкта туган сорауларга вакытында җавап бирергә тырышалар. Кимчелекләр дә бар әлбәттә. Әле күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бик кызыклы тарихи гыйбарәне искә төшерде. Бабаларыбыздан калган әйтем ул.
“Кеше кимчелексез булмый. Ләкин, хатаны үзвакытында төзәтергә кирәк”, - диде Президент ветеранга медальне ялгыш якка таккач. Үз ялгышын тиз арада төзәтте ул.
Көзге сайлаулар җиткәндә булачак депутатларга да халык белән аңлашканда, әлеге гыйбарәне истә тоту зыян булмас. Чөнки, төп максат бит халык мәнфәгатьләренә хезмәт итү һәм булган хаталарны вакытында төзәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев