Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәлим Әхмәдуллин: “Бүген дә тик тормыйм әле”

Карабай авылында гомер итүче Хәлим бабай Әхмәдуллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

(8нче март, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).
Олуг юбилее уңаеннан Хәлим бабайга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән Котлау открыткасын һәм чәчәк бәйләмнәрен тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов та изге теләкләрен җиткерде.
“Хәлим бабай безнең остазыбыз ул. Без яшь егетләрне техниканы аңлап эшләргә өйрәтте. Аңа сәламәтлек, тигезлек, рәхәт тормыш телибез,”- диде ул.
Хәлим бабай котлауларны шатланып кабул итте.
“Без бик авыр чорларда, авыр кул хезмәте башкарып эшләдек. Яшьтән Монастырскийда укып тракторда эшләдем. Тагын укып кайтып комбайнда эшли башладым. 34 ел хезмәт итеп лаеклы ялга чыктып. Аннан соң да эшкә чакырдылар, карышып тормадым. Дүрт ел чөгендер төятә торган тракторда эшләдем,”- дип сөйли юбиляр.
Бүгенге көндә тормыш иптәше белән бәхетле картлык кичерәләр. Балалар, оныклар, оныкчыклар шатлыгына сөенеп яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев