Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәмит бабай: Җиңне сызганган саен сызганырга туры килде

Ындырчы авылында гомер итүче Хәмит бабай Хафизовны 90 яшьлек олуг юбилее белән котлап кайттык.

(12 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Хәмит бабайның яшәгән өе бүгенге көндә оныклар, оныкчыклар тавышыннан шау-гөр килеп тора. Чисталыкта-пөхтәлектә, заманча көйләнгән матур йортта улы Айрат, килене Гөлнара тәрбиясендә бәрәкәтле, хасиятле гомер кичерә ул. Бар нәрсәсе җитеш, сыйланырга өстәл тулы ризыгы, ял итәргә җылы ятагы, аралашыр, сөенер-сөелер өчен кочак тулы якын кешеләре бар аның. Туган көненә дә бабай янына сагынып, ашкынып кайтканнар алар. Ә бит бу матур тормыш җиңел генә килгән дип әйтеп булмый. Заманында авырлыгы да, ачлык-ялангачлыгы да урап узмаган бабайны. Кызын югалту ачысын да, тормыш иптәшен җирләү хәсрәтен дә кичерергә туры килгән аңа.

“Балачагым сугыш елларына туры килде. Шуңа да без эшләгәнне бармак белән генә санарлык түгел. Башта Болынбалыкчы авылында өч ел укып белем алдым. Укыган елларда ук җиң сызганып хезмәттә булдым. Үсә төшкәч, колхозга кердем. Анда инде җиңне күбрәк сызгандым. Ат белән дә, үгез белән дә сука сукаладым. Урак эшләрендә дә катнаштым. Аннан механизатор белгечлеге алдым. Укып кайткач, җиңне тагы да югарырак күтәрдем. Башта төрле тракторларда эшләдем. Соңрак бригадир итеп куйдылар үземне”, - дип сөйләп китте Хәмит бабай тормышы турында.

Гаиләсендә дә Хәмит бабайның һәрчак тәртип булган. Тормыш иптәше белән өч кыз, бер ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә өчесе исән-сау. 10 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Аларның хөрмәтен, яратуын тоеп яши ул.

“Әтиебез гомере буе хезмәттә булды. Өйдә бик сирәк күрә идек. Гомере буе безнең өчен тырышты. Безне аякка бастыру өчен үзен кызганмыйча эшләде дә эшләде. Бүгенгесе көндә аягында йөреп, энебез гаиләсендә матур, тату гомер итүенә сөенеп туя алмыйбыз”, - дип шатлыгын белдерде олы кызы Ландыш апа.
Төпчек кызы Зөлфия апа да әтисе турында матур, җылы фикерләр әйтте. Кайткан саен ишекләрне киң ачып каршы алуларына, озатып калуларына килененә дә рәхмәтен әйтергә онытмады. Әтисенә Ходай биргән гомерне исәнлектә гомерләвен теләде.

Хәмит бабайны туган көне белән котларга, хөрмәт күрсәтергә Апастан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин, “Свияга” берләшмәсенең Ындырчы бүлекчәсе идарәчесе Дамир Гатипов килделәр. Алар бабайга Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгының тәбрикләү открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев