Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хоккей Федерациясе нәни апаслыларга күңелле бәйрәм бүләк итте

Татарстанның хоккей федерациясе "Әйдә хоккейга" социаль проекты кысаларында спорт чарасы оештырды.

(22 гыйнвар, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Нәни райондашларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев сәламләде.
“Элек-электән хоккей иң көчлеләр уены булып санала. Әлеге спорт төре белән районыбызда да бик теләп шөгыльләнәләр. Киләчәктә яшь хоккейчыларыбыз сафы тагын да артыр. Апасыбызда хоккей белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар”, - диде ул.
Татарстанның хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев та нәни апаслыларны хоккей уйнарга, сәламәт һәм көчле булырга чакырды. Шулай ук ул әти-әниләрне хоккей Федерациясе тарафыннан билгеләнгән ярдәм чаралары белән дә таныштырды.
“Без сезгә изге ният белән килдек. Максатыбыз - хоккейны популярлаштыру, хоккей уйнау өчен тиешле шартлар тудыру. Аз керемле гаиләләрнең балаларына хоккей киемнәре булдыруда ярдәм итү, аларга шөгыльләнү өчен мөмкинлек тудыру”, - дип белдерде ул.
Спорт бәйрәме күңелле уеннар белән дәвам итте. Балалар рәхәтләнеп сикерделәр, йөгерделәр, рәсемнәр ясадылар, Барс белән фотосурәткә төштеләр. Истәлекле бүләкләр алып, шәп кәеф белән таралыштылар.
Районда хоккей бәйрәме дәвам итә. Иртәгә, 23 гыйнвар көнне, 10.00 сәгатьтә Каратун мәктәбе янәшәсендә "Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам" дип исемләнгән гаиләле хоккей фестивале үтәчәк. Балалар һәм аларның ата-аналары командаларга берләшеп, хоккей ярышларында көч сынашачак. Боз мәйданы янәшәсендә күңел ачу программасы, бәйге-викториналар, лотерея уеннары да оештырылачак. Спорт, лотерея уеннарында катнашучыларны бик шәп бүләкләр көтә! (0+).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев