Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хуш киләсең, яңа уңыш!

Бүген Каратун ашлык кабул итү пунктында уңышны кабул итүгә әзерлек тикшерелде.

(8 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Ак Барс Холдинг”, район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм башка белгечләр биредәге барлык җиһазларны, биналарны, керү-чыгу урыннарын карап, тикшереп чыктылар.

Алар иң элек ашлык кабул итү процессын карадылар. Игенне кабул итү этапларының ничек төгәл оештырылуы белән кызыксындылар. Аеруча лабораториядә игеннең дымлылыгын, сыйфатын тикшерү ни дәрәҗәдә пөхтә алып барганлыгы кызыксындырды аларны. Оешмада берүк вакытта 4 культураны кабул итә алалар. Өч иген киптергечне зур егәрлектә эшләтү мөмкин.

Складларның чисталыгы, үлчәүләрдә эшнең оештырылышы, кабул ителгән игенне кайсы нокталарга җибәрү маршруты - боларның барысы да килгән кунакларда кызыксыну уятты. Шунысы куанычлы - ашлык кабул итү пункты бүген иген кабул итәргә һәм аны пөхтә итеп сакларга ныклы хәзерлек белән килгән. Районыбыз игенчеләре басуларда үскән уңышны, югалтуларга юл куймыйча, вакытында җыеп алырлар һәм тиешенчә саклауга куярлар дип ышаныч белән киттеләр белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев