Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хушлашу сүзе

Бу көннәрдә районыбыз олы югалту кайгысын кичерә. Каты авырудан соң, 50 ел бергә тату, матур гомер иткән, ил-көнгә лаек балалар үстергән, хезмәтләре белән район үсешенә зур өлеш керткән парлар Касыймов Фәрит Фәтхи улы һәм Касыймова Миләүшә Рифкать кызы арабыздан китте.

Россия Федерациясе Гражданлык оборонасы отличнигы, административ-хуҗалык эшләре хезмәткәре Касыймов Фәрит Фәтхи улы 1946 елның 11 ноябрендә Коштавылында туа. 1970 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. Хезмәт юлын Оренбург өлкәсендә Орский механик заводында мастер буларак башлап җибәрә. 1971-1973 елларда әлеге заводта өлкән инженер-конструктор вазифасына күтәрелә. Фәрит Фәтхи улы райондагы эшчәнлеген 1973 елда Апас авыл хуҗалыгы идарәсенең капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе булып башлый. Җаваплы вазифаны 1981 елга кадәр башкара һәм Апас район Советы җитәкчесе урынбасары булып билгеләнә. 1992-1995 елларда район башлыгы урынбасары, 1995-1999 елларда районның элемтә челтәре җитәкчесе булып эшли. 1999-2004 елларда районның граҗданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлегендә хезмәт итә, җитәкче вазифалар били. Кайда гына хезмәт итсә дә, төгәл, сүзен өздереп әйтүче, белемле һәм сәләтле хезмәткәр, чын җитәкче, оста оештыручы буларак бәяләнә. Районның “Мактаулы гражданины“ исемен йөртә. Һәвәскәр умартачы, җыр-моңга гашыйк райондашыбыз да иде ул. Соңгы көннәргә кадәр яраткан гармуныннан аерылмады, туган ягына, авылына, якташларына, авылдашларына хөрмәте, ихтирамы чиксез булды.
Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Касыймова Миләүшә Рифкать кызы 1946 елның 8 сентябрендә Чүрибураш авылында туган. 1967 елда Буа медицина училищесын тәмамлый. “Фельдшер“ белгечлеге алып гомерен сәламәтлек сагында торуга багышлый. 1967 елдан районның “Кояшкай“ балалар бакчасында хезмәт итә. Балаларны яратып, аларның сәламәтлеген кайгыртуны үз өстенә ала. Сабыр, итагатьле, һәрчак чиста-пөхтә ханым буларак балалар, әти-әниләр, хезмәттәшләр һәм райондашлар хәтерендә саклана.
Касыймов Фәрит Фәтхи улы һәм Касыймова Миләүшә Рифкать кызы үзләре безнең арабыздан китсәләр дә, аларның тормышта тирән эзе, зур хезмәтләре, дәрәҗәсе һәм горур исемнәре калды.
Касыймов Фәрит Фәтхи улы һәм Касыймова Миләүшә Рифкать кызының балаларының, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Тыныч йоклагыз, хөрмәтле райондашларыбыз!
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы,
Алмаз Тугушев, район башкарма комитеты җитәкчесе,
Радик Гыйсмәтов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев