Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хушлашу сүзе

Яруллин Иршат Мирсияп улы

Бар гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган, балаларга белем һәм тәрбия орлыклары өләшкән, спортка тарткан мөгаллим Яруллин Иршат Мирсияп улы кинәт мәңгелеккә арабыздан китте. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр мәктәп өчен янып яшәде, 1 сентябрь – Белем көнен төзекләндерелгән, яңартылган мәктәптә каршылау хыялы белән янды.
Яруллин Иршат Мирсияп улы 1959 елның 16 мартында Иске Йомралы авылында күп балалы гаиләдә туа. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. Хезмәт юлын 1976 елда Энгельс исемендәге колхозда башлап җибәрә. 1977-1979 елларда армия сафларында хезмәт итә. Солдат хезмәтеннән соң кабат колхозга эшкә кайта. 1984 елда язмышын мәктәп белән бәйли. 1992 елга кадәр Олы Бакырчы мәктәбендә физкультура дәресләрен укыта. Казан Дәүләт Педагогия институтында югары белем алганнан соң, 1993 елда Чүрибураш мәктәбенә күчә. Шул көннән бирле Иршат Мирсияп улы бар тырышлыгын, булмышын, сәләтен мәктәп өчен сарыф итте. Физик хәзерлек укытучысыннан мәктәп директоры вазифасына күтәрелде. 2002 елның 1 февраленнән бүгенге көнгә кадәр Чүрибураш мәктәбен җитәкләде. Оста оештыручы, киләчәкне алдан күрүче, сәләтле, җитди, таләпчән җитәкче булды. Үзе дә көрәшчеләр нәселеннән булган Иршат Яруллин балаларны спортка тартуга, көрәшне үстерүгә зур көч куйды. Үзеннән соң күпме көрәшче, алмаш әзерләп калдырды. Мөхтәрәм райондашыбызның хезмәте, исеме райондашлар күңелендә мәңге сакланыр.
Яруллин Иршат Мирсияп улы гаиләле. Тормыш иптәше Лира белән ул һәм кыз үстерделәр, яраткан оныклары бар. Укытучылык эшен балалары дәвам итә.
Яруллин Иршат Мирсияп улының вафатын авыр кайгы белән белдерәбез һәм гаиләсенең, балаларының, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Ленар Хантимиров, район башлыгы урынбасары,
Алмаз Тугушев, район башкарма комитеты җитәкчесе,
Гөлүсә Галләмиева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X