Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кильдураз мәктәбендә шахмат зонасы ачылды

Шахмат спорты белән шөгыльләнү мөмкинлегенә Кильдруз укучылары районда беренчеләрдән ия булды.

(22 март, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Шахмат зонасы «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Илшат Гафуров һәм Фәнил Баһаветдинов ярдәме белән булдырылды.
“Шахмат уены акыл, сиземләү көчен арттыра, иҗади яктан үстерә, үз-үзеңне тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә, игътибарлы булырга өйрәтә. Бу шахмат зонасы сезнең өчен буш вакытларыгызны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәр, шахматка карата кызыксыну уятыр дип ышанам”, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Яшь кильдуразлыларның шатлыгын әлеге мәктәптә белем алган “КОРК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте рәисе, Казан шәһәрендәге “Апас” якташлык җәмгыятенең вице-президенты Наил Галиуллин да уртаклашты.
“Мин үзем дә шушы мәктәптә шашка уйнап үскән егет. Кызганыч, ул вакытта шахмат уйнау өчен шартлар юк иде. Ләкин соңрак булса да шахмат уйнарга өйрәндем. Сезнең өчен шундый мөмкинлек тудырылу өчен чиксез шатмын ”, - диде ул.
Туган авылы өчен җан атып яшәүче Наил Галиуллинга район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева да олы хөрмәтен белдереп, Рәхмәт Хаты тапшырды.
Тантаналы чара укучылар тарафыннан әзерләнгән биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Шахмат зонасы ачылу һәркем өчен истәлекле вакыйга булды.
Кильдураз укучылары шахмат уйнау буенча осталыкларын да күрсәтте. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә иганәчеләр Наил Галиуллин һәм Гөлсинә Галиуллина тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә һәм Грамоталарга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев