Киләсе елны битлектә үткәрәчәкбез
Коронавирус сәбәпле кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне дә 2022нче елның 1нче январена кадәр озайту турында карар кабул ителде.
(25 ноябрь, “Апастово-информ”).
Битлекләрне киеп йөрергә, антисептиклар кулланырга, социаль дистанцияне сакларга туры киләчәк.
“2022нче елның 1нче январена кадәр битлек режимы дәвам итәчәк”, - диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Әгәр инде санитар-эпидемиологик хәл яхшырып китсә, яз көне битлек режимын туктату мөмкинлеген дә караулары ихтимал. Тик моның өчен хәзер безгә барыбызга да барлык санитар эпидемиологик таләпләрне дә төгәл үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев