Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кирәк булуыңны тоеп яшәү үзе бәхет

Мин инде өлкән яшьтә. Олыгаю белән бергә ялгызлык та янәшәмнән атлый. Ләкин, аллага шөкер, ялгызлыгымны оныттырыр, тәмле сүзләре, кайгыртулары белән яшәргә көч бирүче игелекле кешеләр янәшәмдә бар. Көнемне аларның ихтирамнарын тоеп башлыйм, кич тә хөрмәтләреннән канәгать булып йокларга ятам.

 

Февраль аенда аягымны авырттырдым. Табиб чакыру, хастаханәгә озату эшләрен өйгә ярдәм итү бүлеге шәфкать туташы Миләүшә Кәлимуллина башкарды. Ул минем тәнемә генә түгел, җаныма да дәва өстәде, кирәкле сүзләрен табып юатты, тынычландырды. Республика хастаханәсеннән операция ясатып кайтканнан соң да, көн саен социаль хезмәткәр белән берлектә килеп хәлемне белде, дәвалады, кайгыртты. 
Социаль хезмәткәр Лилия Хәсәнова да күптән йортымда үз кеше. Ул үз эшенең чын остасы дисәң дә дөрес булыр. Чөнки аның турында бары тик мактау сүзләре генә ишетәсең. Ул инде 18 елдан бирле безнең кебек өлкәннәрнең җайларын, холык-фигыльләрен өйрәнеп бетергән. Без аны сагынып көтеп алабыз, догаларыбызны укып озатып калабыз. 
Исән генә булыгыз, кызлар! Тормышта үзегез дә игелекләр һәм изгелекләр тоеп яшәгез! 
Әминә Таҗиева. 
Апас бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев