Кияүгә чыгу өчен нинди булырга кирәк? – егетләр фикере
Россиядә яшәүче ир-атлар намуслылык, тугрылык, игелеклелек һәм ачыклыкны кәләш өчен иң мөһим сыйфатлар дип саный. Бу турыда «Работа.ру» сервисы тикшеренүенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
"Татар-информ" архивы
Егетләрнең 62 проценты өчен кәләш сайлауда иң төп критерий – намуслылык һәм тугрылык.
53 проценты тышкы кыяфәтне дә, акыл дәрәҗәсен дә бәяли.
39 процент егетләр өчен – юмор хисе, 28 процент өчен кызның спортка яхшы мөнәсәбәте, үзен карап йөрүе мөһим.
Ир-егетләрнең 26 проценты – хезмәт сөючән кызларны, 23 проценты белемле кызларны сайлый.
Тикшеренүдә бөтен Россиядән 1996 ир-егет катнашкан.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/in-yaxsy-kalas-nindi-bula-egetlar-fikere-5854390
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев