Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Кияүгә чыкканыма 6 ел булды. Иремне үлем яратам, дөньяда аннан да яхшы, акыллы, игътибарлы ир юк дип уйлыйм. Тик әти-әнием генә аны кабул итмәде"

Беренче күрешүдә үк яратмадылар аны.

Мин бу хәлнең сәбәбен якынча чамалыйм да кебек. Әти-әни ирем белән генә түгел, гомумән, егетләр белән очрашуыма һәрвакыт каршы булды. Алар мине үзләре яныннан җибәрергә теләмәде. Гомер буе аларны саклап яшәргә тиеш идемме мин? Алар миңа бәхет теләми микәнни соң?

Ирем белән 6 ел яшибез. Шушы еллар дәверендә мөнәсәбәтләребез бер минутка да суынмады, киресенчә, көннән-көн аны ныграк яратам. Мин аның белән бик бәхетле. Әти-әнинең бу гамәлләре генә йөрәкне әрнетә. Шалтыратуыма да җавап бирмиләр. Икенче оныклары тууы турында да белмиләрдер, мөгаен. Хәер, аларга моны белү кирәкме икән соң?  Ни дисәгез дә, мин әти-әнине аңламыйм...

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/ti-ni-bkhet-telmi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев