Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күкләр бәйрәме

Казанда 25нче июльдә “Русь” һәм “Стрижи”ның данлыклы пилотаж төркемнәре катнашында авиобәйрәм була.

(14 июль, “Апастово-информ”).


Татарстан башкаласында 25нче июльдә “Казан” гаилә Үзәге янында “Мин күкләрне сайлыйм” дип аталган традицион авиацион бәйрәм була. Ул Россия һава көчләре көненә багышлана.

Бәйрәмдә 30 самолет һәм вертолет канаша. Алар арасында Россия оборона министрлыгына, ДОСААФ Үзәк аэроклубына һәм Казан вертолет заводына караган һава суднолары бар.

Бәйрәм көнне балалар өчен төрле түгәрәкләр оештырыла. Парашютчылар чыгышлары булачак, концерт күрсәтеләчәк. Татарстан авиация сәнәгате алдынгыларын бүләкләү оештырылачак.
Бәйрәм тамашасы 15.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев