Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Колагымда әрнү тавышлары әле дә яңгырый кебек”

Коштавылы авылыннан Әминә әби Сөләйманова 90 яшьлеген каршылады.

(27 сентябрь, “Апастово-информ”, Ландыш Гайнуллина).


Әбинең үзен күреп булмады, кызы Гөлшат янына кунакка киткән иде. Шулай да, язмышы турында кызыксынып телефоннан шалтыраттым. 90 яшьләрен тутырган әби-бабайларны газетабызда матурлап котлыйбыз, аларның балачакларын, яшьлек елларын тасвирлыйбыз. Әминә әби да моңа лаек бит, дип шалтыратуым иде.
Бик сөенде ул, кат-кат рәхмәт укыды, хатирәләр барлады.
Сабыйлыкның тәмле чакларын тоярга да өлгермәгән балаларның берсе ул - Әминә әби. Сугыш чоры балалары белән аның хатирәләре уртак - ачлык, ялангачлык, авыр хезмәт.
-Ашарга да, кияргә киемебез дә булмады. Кузгалак та, кычыткан да калмады - нәрсә бар шуңа риза идек. Сугыш башланганда 10 гына яшь иде миңа. Хәтерлим - хатыннар елый, кайсы ирен, кайсы улын озата. Колагымда бу әрнү тавышлары әле дә яңгырый кебек. Без аларның өзгәләнүләрен чынлап торып аңлап та бетермәгәнбездер.
Шулай да күңелдә авыр тойгы иде. Сугыш чоры шулай истә калган, - дип искә ала әби.
Бушап калган авылда эш коточкыч күп була. Әминә әби дә бик тиз эшкә җигелә. Әти-әнисенә җиңеллек китерү өчен бар кушканнарын үтәргә тырыша. Бераз үсә төшкәч, Ярослав җирләренә торф чыгару хезмәтенә җибәрәләр. Беренче тапкыр туган авылыннан аерылып китүнең авырлыгын шунда тоя ул. Өч ел дәвамында торф кырларында йөргәнен ачык хәтерли. Кышка гына өйгә кайтаралар иде ди. Әбинең бар гомере хезмәттә үткән. Лаеклы ялга чыкканчы колхоз эшендә булган ул, сыерлар да сауган, идәннәр дә юган, каравылда да торган.
-Шулай эш белән үтте гомерләр. Барын да тойдык, барын да кичердек. Матур, тыныч тормыш өчен көрәштек. Бер телем ипигә тилмерсәк тә, зарлануны белмәдек, - ди ул үзе.
Әминә әбинең тормышын тыңлаганда, ничекләр генә бу авырлыкка түзгән икән, дип уйга калам. Әтисе ачлыктан тилмереп үлгән, бар авырлыкны бергә күтәргән, иңне-иңгә куеп яшәгән тормыш иптәше Таһир абый да 45 яшендә вафат булган. Өч баланы кочып ялгызы гына калган хатынны бу хәсрәтләр дә сындыра алмаган. Тормыш дәвам иткән. Ике улын, бер кызын Ана кеше җил-яңгыр тидерми үстергән, укыткан. Хәленнән килгәнчә үз үрнәгендә тәрбия биргән. Әле шул вакытта бер ялгызы яңа йорт та салып кергән.
-Хәзер тормышлар Аллага шөкер. Барысы да бар. Балаларымнан да уңдым, өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Ике улым Дамир белән Данир югары белемле, берсе мал табибы, икенчесе Апас аграр көллиятендә укытучы булып эшли. Киленнәрем дә бик әйбәтләр, әни диеп өзелеп торалар, - дип сөйли Әминә әби.
Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы Әминә әбигә дә ирешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев