Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Колгына авылында яшәүче Гөлзәминә әби Шакирова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Яшьлегендә күп авырлыклар, зур югалтулар, ачлык бәласен кичергән, гомере буе авыр хезмәт йөген тарткан Гөлзәминә әби һәр көнгә рәхмәтле булып яши.

- 90 яшемне дә күрергә насыйп булган. Аллага шөкер тыныч, имин картлык кичерәм, - ди ул. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Гөлзәминә әбине күркәм юбилее белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов акъәбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев