Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Колгынадан Илназ белән Илнар икесе бер хәрби частьта хезмәт иткәннәр

Колгынада туып-үскән ике дус-Илназ Заһидуллин белән Илнар Бигиев мәктәп тәмамлагач, укуларын Казанда дәвам иттеләр.

Энергетика һәм элемтә техникумнарын кызыл дипломга тәмамлап, Илназ югары белем алу нияте белән Казан авиация иституты ә Илнар Казан аграр универститетына кичке һәм читтән торып уку бүлегенә керделәр.

Аннан, үзара һәм әти-әниләре белән киңәшләшеп, чордашларыннан калышмаска сүз бирделәр дә, узган елның 22 октябрендә икәүләшеп Россия Хәрби Көчләренә хезмәткә чакырылдылар. Ике авылдашка бергә, Хабаровск өлкәсендә бер үк частьта хезмәт итәргә язган, хәтта, казармадагы койкалары да янәшә үк булган.

26 октябрьдә егетләр икесе дә иңнәренә запастагы сержант погоннары тагып туган авылларына әти-әниләре янына исән-имин кире әйләнеп тә кайттылар. Командирлары да аларның илне саклау хәрби хезмәт бурычын намус белән үтүен мактап язган.

-Улларыбызның шундый кыю булулары һәм җитди армия мәктәбе үтүләренә бик шатланабыз,- диләр запастагы сержантларның әти-әниләре Наил белән Илүзә Заһидуллиннар һәм Марат белән Миңнеруй Бигиевлар.

Ришат Жамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев