Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Конституциягә төзәтмәләр - искерә торганнар түгел

Коронавирус чыгу сәбәпле, Россия Президенты илебезнең төп законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүне соңрак срокка күчерде.

(26 май, “Апастово-информ”).


Конституциягә төзәтмәләр үзләренең актуальлеген коронавирус инфекциясе чыгудан гына югалтмыйлар. Кремльдә шулай дип саныйлар. Бу хакта Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде.


Аның әйтүенчә, пандемия аркасында төзәтмәләр әһәмиятен югалтмыйлар. Тормышта һәрвакыт яңа бурычлар, яңа мәсьәләләр чыгып тора. Бу җәмгыять үсешендә нормаль күренеш.


“Җәмгыять бит тере организм. Ул бозланып каткан структура түгел”, - дип саный Песков.
Элегрәк, төп законга өстәмәләр буенча тавыш бирү 22 апрельдә булыр дип көтелгән иде. Ләкин, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин тавыш бирү көнен соңрак срокка күчерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев