Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан бәйрәме көнендә Казанда җәмәгать транспортының графигы үзгәрәчәк

Корбан бәйрәме көнендә Казанда җәмәгать транспортының хәрәкәт графигы үзгәрәчәк.

9 июльдә дин тотучыларга уңайлы булсын өчен, кайбер автобуслар һәм троллейбуслар 1.30 сәгатьтән йөри башлаячак.

Шәһәрдә яшәүчеләрне мәчетләргә бәйрәм намазына 5, 22, 29, 33, 37, 47, 56, 74, 75 һәм 91нче автобуслар, шулай ук 1нче һәм 2нче троллейбуслар китерәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласы мәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәнге 2.30 сәгатьтән намаз укудан башлана. Корбан чалу өч көн - 9, 10 һәм 11 июльдә була.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда бу максатлар өчен 17 мәйданчык билгеләнгән.

Элегрәк Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Корбан гаетендә корбан чалу өчен 39 мәйданчыкны билгеләде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/korban-bairame-konenda-kazanda-amagat-transportynyn-xarakat-grafigy-uzgaracak-5856921

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев