Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар буламы?

Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак. Татарстанлыларның бәйрәм алдыннан ничек эшләячәкләре турында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Татарстан Президенты Указы нигезендә, 9 нчы июль — Корбан бәйрәме башлану — эшләми торган, бәйрәм көн булып санала. Быел 9 июль шимбәгә туры килә. Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми», — дип белдергәннәр ведомствода.

Әмма бу атна ахырында татарстанлыларны кыска эш көне көтә. Россия Хезмәт кодексы нигезендә, 8 июльдә-җомга көнне эш көне озынлыгы бер сәгатькә кимрәк булачак.

Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/07/77070/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев